21-23 декабрьдә Зәйдә чаңгыда узышу буенча "Иң көчлеләр ярышы" Татарстан Республикасы чемпионаты үтте.
Ярышларда ике йөздән артык спортчы катнашты. Ун кешедән торган район командасы уңышлы чыгыш ясады. Безнең спортчыларыбыз, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре гомумкоманда беренчелегендә көмеш яулады һәм II дәрәҗәдәге кубокка лаек булды.