Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Кунаклар - Ютазы чаңгы юлында

Узган ялларда "Кымыз-Тау" чаңгы-спорт базасы территориясендә Чаңгыда узышу федерациясе призларына чаңгыда ярыш буенча ачык район чемпионаты үтте.

Соңгы елларда беренче тапкыр безнең район территориясендә ярышларда Азнакайдан, Җәлилдән, Сарманнан, Бакалыдан һәм Октябрьскийдан спортчылар катнашты. Бу район өчен бик әһәмиятле вакыйга, чөнки соңгы тапкыр мондый чаңгы ярышлары бездә бары 2004 елда уздырылган иде. Ярышларны оештыручылар әлеге чемпионат традиционга әверелер дип өметләнә.
Район җитәкчелеге исеменнән спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Валерий Хәбибуллин сәламләде. Моннан тыш, ярышларны ачуга спорт ветераны, 250 алтын медаль иясе, күп тапкыр дөнья, Европа һәм БДБ илләре чемпионы Василий Матвеев чакырылган иде. Ютазылылар хөрмәтле кунак үзе белән алып килгән күп бүләкләр, кубоклар һәм медальләр куелган стенд белән соклана алдылар. Василий Романович кыскача үзенең спорт карьерасы турында сөйләде һәм катнашучыларга уңышлы стартлар һәм матур җиңүләр теләде.
Бу юлы чаңгыда көч сынашырга 160ка якын спортчы чыкты. Ярыш нәтиҗәләре буенча районның чаңгычылары "маясы" 11 алтын, 10 көмеш һәм 10 бронза медале белән тулыланды. Спорт сезоны йомгаклары буенча бу бик яхшы нәтиҗә. Аны ябу да уңышлы булыр дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев