Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Кышкы картингта икенче урын

Урыссу картингчылары кышкы картинг буенча Октябрьский шәһәренең ачык беренчелегендә катнаштылар һәм призлы урыннарны яуладылар.

Ярышлар 4 февральдә узды һәм Россия ДОСААФының 85 еллыгына багышланды. Аларда Башкортстан һәм Татарстан республикаларының ун командасыннан алтмышка якын узышчы катнашты. Шәхси зачетта "милли юниор" классында урыссулылар арасында ике призер булды: Тимур Фәхретдинов - беренче, Марсель Кашафетдинов өченче урынны яулады. "Союзный" классында безнең узышчы һәм ярышларның даими химаячесе Ильмир Хөснетдинов мактаулы икенче урынны алды. Гомуми команда зачетында безнең узышчылар икенче урынга лаек булды. Кызганыч, тотрыклы салкын һава торышы аркасында ярышларда кече категориядәге "кадет" класслы узышчылар катнаша алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев