Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Махсус... теннис

Узган җомгада "Олимп" спорт комплексында өстәл теннисы буенча махсус олимпиада уеннары узды. Татарстанның көньяк-көнчыгыш коррекцион мәктәпләре укучылары иң яхшы ракетка исеме өчен көрәште.

Безнең республикада махсус олимпия уеннары программалары буенча ярышлар коррекцион мәктәп укучылары арасында спорт белән шөгыльләнү, олимпия хәрәкәтен популярлаштыру максатында ел саен, менә инде җиде ел дәвамында уздырыла. Махсус олимпиада ул - менталь кимчелекле балалар һәм өлкәннәр өчен ел дәвамында тренировкалар һәм ярышлар. Ул интеллектуаль үсешләрендә кимчелекләр булган кешеләргә физик формаларын яхшыртырга, сә-ләтләрен үстерергә һәм спорт ярышларында катнашудан шатлык алырга мөмкинлек бирә. Урыссу теннисчылары мондый ярышларда хәзерге составта быел беренче мәр-тәбә катнаша. Урыссу махсус урта белем бирү коррекцион мәктәп-интернаты физик тәрбия укытучысы Фәнис Зәйдуллин сүзләре буенча, Руслан Ишбулдин һәм Адель Хөснуллин тенниста әлегә яңа кешеләр. "Әлеге ярышларга балалар бик җитди әзерләнә. Аларга спорт белән шөгыльләнеп, уңышка ирешү ошый", - ди мәктәп директоры Илдар Дусәлимов.
Балаларның көндәш-ләре шактый көчле иде. Шулай да, турнир таблицасында Урыссу командасы бишенче урынны алды. Шәхси зачетта Азнакай шәһәреннән спортчы кызны беренчелеккә уздырып, Ольга икенче урынга чыкты. Зональ этапта җи-ңүчеләр ярышларның финалында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined