Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Матур көрәш һәм яхшы нәтиҗәләр

Якшәмбе көнне, 29 гыйнварда, "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында татар-башкорт көрәше һәм билбауларда көрәш буенча ярышлар узды.

Татар-башкорт көрәше һәм кызлар арасында ирекле стильдә билбауларда спорт көрәше буенча ачык турнир сиксәннән артык спортчыны җыйды. Ютазы районы башлыгы бүләкләре өчен көрәшергә тугыз торак пункттан: Азнакайдан, Баулыдан, Туймазыдан, Шараннан, Кәкребаштан, Октябрьскийдан, Бәйрәкәдән, Каразиректән, Уралдан спортчылар килгән иде. Турнирның рәсми өлешен район башкарма комитеты җитәк-чесе ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин ачтылар. Милли көрәш - ул күп ютазылыларның яраткан спорт төре. Аннан башка бер генә сабан туе да үтми. Милли көрәш һәм билбаулар көрәше буенча ярышлар һәрвакыт динамикалы. Әлеге турнир да чыгарма булмады - спортчылар тамашачыларга һәм җанатарларга тамашалы көрәш, ә үз тренерларына һәм хөкемдарларга бик яхшы нәтиҗәләр күр-сәттеләр.
Безнең район вәкилләре арасында бүләкләнүчеләр күп булды. 1995-1996 елларда туган яшүсмерләр арасында үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны Айрат Насыйров (Бәйрәкә), Илсур Кашапов һәм Ленар Латыйпов (Каразирек) алдылар. Пьедесталның икенче баскычына каразиреклеләр Инсаф Сафин һәм Нияз Вәлиев күтәрелде. Ә өченче призлы урынга Илнар Камаев (Бәйрәкә) һәм Дияз Вилданов (Урал) чыктылар. 1997-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында ике беренче урын Рәмзил Сәлаховта (Бәйрәкә) һәм Айназ Миңнәхмәтовта (Каразирек). Икенче урынга бәйрәкәле Марат Садыйков һәм Каразиректән Фидаил Гәрәев лаек булдылар. Өченче урынны бәйрәкәле Азат Гарипов алды. 1999-2000 елларда туган ютазылылар призлы урыннар алмады. Аның каравы, 2001 елда туган һәм яшьрәк үсмерләр арасында көрәшчеләр зур уңышларга ирештеләр - алар әлеге категориядә барлык диярлек призлы урыннарны алдылар. Пьедесталның беренче баскычына Илнар Галләмов һәм Раил Фатыйхов күтәрелде. Икенче призлы урыннарны Илназ Кашапов һәм Артур Марченко яуладылар. Өченче өч урынга бәйрәкәлеләр Илнар Нуриәхмәтов һәм Илдан Садыйков, шулай ук Каразиректән Фидан Гәрәев лаек булдылар.
Кызлар ирекле стильдә билбауларда спорт көрәшендә ярышты һәм яхшы нәтиҗәгә ирештеләр. 1993-1994 елларда туганнар яшь категориясендә беренче урынны Алия Бәдретдинова, өченче урынны Гөлдания Сәгъдиева алды. Ике җиңүче дә Каразирек авылыннан. 1995-1996 елларда туганнар яшь категориясендә ике икенче урынны аларның авылдашлары Лилия Муллагалиева һәм Зөлфия Рәхмәтуллина яулады. Әлеге яшь категориясендә өченче урынга Бәйрәкәдән Алия Сәяхова чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined