Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Мәктәп баскетбол лигасы уенннары

Узган ялларда "Олимп" спорткомплексында республика спартакиадасы хисабына КЭС-БАСКЕТ зона мәктәп баскетбол лигасы ярышлары үтте.

Ярышларда Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Мөслим, Урыссу торак пунктларыннан килгән 14 команда составында 150гә якын укучы (яртысы малайлар, яртысы кызлар) катнашты. Беренче уенны Урыссу баскетболчылары мөслимлеләрдән оттылар. Әйтергә кирәк, бу җиңү аларга җиңел бирелмәде. Кызлар командасы да Мөслимнең кызлар командасыннан өстен чыкты. Кызганычка, калган уеннарда безнең малайларга һәм кызларга җиңү тәтемәде. Бөтен өч уенда да кызлар үзләренең көндәшләреннән бары тик ике очкога гына калыштылар. Шул рәвешле, районның ике командасы да дүртенче булдылар. Беренче призлы урыннарны Әлмәт шәһәренең кызлар һәм малайлар командалары яулады. Малайлар арасында икенче призлы урынга Баулы шәһәре командасы, кызлар арасында Лениногорск командасы чыкты. Өченче урында - Лениногорскның малайлар командасы һәм Азнакайның кызлар командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X