Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Мәктәп укучыларының хоккей алышлары

"Энергия" стадионының хоккей мәйданчыгында район мәктәпләренең иң көчле хоккей командасы исеменә киеренке көрәш барды.

"Алтын алка" традицион хоккей турнирында тугыз командадан йөзгә якын хоккейчы катнашты. Ярышлар яхшы кеше, төрле яклы спортчы, район спорт хәрәкәте активисты Александр Михайлович Петрунин истәлегенә багышланды.
Ике көн дәвамында киеренке уеннардан соң, турнир нәтиҗәләре билгеле булды. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында урта төркемдә Урыссуның 2 санлы мәктәбе лидерлык итте. Әбсәләм мәктәбе укучылары шул ук категориядә икенче урынны алды. Урыссуның 3 санлы мәктәбе урта төркеме исә призлы өченче урынга лаек булды. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында финал уен нәтиҗәләре буенча Әбсәләм мәктәбенең өлкән төркеме җиңү яулады. Турнир таблицасында мактаулы икенче урынга Урыссуның 3 санлы мәктәбе лаек булды, өченче урында - бәйрәкәлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев