Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Октябрьский шәһәреннән энтузиаст Артем Чахиев ютазылыларга воркаут турында сөйләде

Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең спорт мәйданчыгында безнең район тарихында беренче тапкыр воркаут буенча ярышлар уздырылды.

Воркаутны тагын урам тренировкалары, дип тә атыйлар. Бу массакүләм физкультура шөгыльләренең берсе булып тора, бу җәһәттән күнегүләр күбесенчә турникларда, борысларда һәм шуларга охшаш урам конструкцияләрендә ясала. Аның үзенчәлеге - моның белән шөгыльләнүгә һәркемнең мөмкинлеге булуында. Воркаут көч, җитезлек, чыдамлылык тәрбияли. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан Октябрьский шәһәреннән энтузиаст Артем Чахиев белән берлектә оештырылган ярышларда Урыссу бистәсеннән, Октябрьск һәм Туймазы шәһәрләреннән егермедән артык яшь кеше катнашты. Алар төп тамашачыларга әверелгән мәктәп яны лагерена йөрүче балаларга турникта фристайл һәм гомуми физик әзерлекләрен күрсәтте.

Воркаутчыларның турникта күрсәткән осталыкларын сүзләр белән генә тасвирлап булмый, моны күрергә кирәк. Асылынып торуларның, стойкаларның һәм әйләнүләрнең төрле комбинацияләре бик күркәм тамаша. Әлеге ярышта иң яшь воркаутчыларның берсе - шәхси фристайлда призер булган безнең районнан унөч яшьлек Эдуард Зыятдинов иде. Без аннан кайчаннан бирле воркаут белән мавыгуы белән кызыксындык.

- Дүрт елга якын. Турник булган һәр җирдә шөгыльләнәм, - диде ул.

Ярышлар барган вакытта күрше турникларда ярышучыларга охшарга теләп, бала-чага шөгыльләнә башлады. Воркаутның кайбер элементларын шактый оста башкаручы бер кыз игътибарны җәлеп итте. Сөйләшеп киттек. Настя Ревинага бары бары сигез генә яшь икән.

- Син, күренүенчә, элек тә турникта шөгыльләнгәнсең бугай?

- Әйе, дүрт яшемнән бирле!

- Ә воркаут турында элек ишеткәнең бар идеме?

- Юк, бары нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнәсем килде, ә әбиемнең ишегалдында турник бар. Мин анда мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнәм.

17 яшьтәгеләрдән башлап һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендәгеләр арасында өченче урынны алган Туймазы спортчысы Наил Даянов һәм 17 яшькә кадәргеләр фристайлында икенче булган Айрат Исламов белән дә әңгәмә корырга туры килде.

- Без - ишегалды спортчылары, үзлегебездән шөгыльләнәбез, - дип аңлатты егетләр.

- Ә элементларга кайда өйрәнәсез?

- Нәрсәнедер Интернеттан табабыз, нәрсәнедер үзебез уйлап чыгарабыз.

Безнең воркаутчылар кунаклардан калышмады. Биш урыссулы ярыш җиңүчесе һәм призеры булды. Югарыда исеме әйтелгән Эдуард Зыятдинов шәхси фристайлда 17 яшькә кадәргеләр авырлык категориясендә өченче урынны яулады. Сергей Милков, 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендәге фристайлда - беренче һәм гомуми физик әзерлектә икенче урын яулап, берьюлы ике диплом алды. Шуны аңлатып узу кирәк, соңгы дисцирлинада спортчылар билләренә 8 килограммлы гер бәйләп - турникта һәм 16 килограммлы гер белән борысларда күтәрелеп, чыдамлылыкта сыналды. 17 яшькә кадәргеләр категориясендә Сөләйман Куртбариев икенче урынны яулады. Вадим Власов - өченче, ә 17 яшькә кадәргеләрдән өлкәнрәкләр арсында Эрнест Хәләпов беренче булды.

Воркаут әле бездә киң таралмаган, шулай да үзенең һәркем шөгыльләнә алырлык булуы белән актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә булышлык итә. Чахиев аңлатуынча, Октябрьск шәһәрендә мондый ярышларда хәтта ярты гасырны ваклаучылар да катнаша. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче кешеләрне җәлеп итү өчен Артем үз ишегалдында турниклар һәм борыслар урнаштырган. Әмма воркаут белән җитди шөгыльләнү өчен, аның сүзләре буенча, махсус турниклар, рукоходлар, швед баскычлары кирәк. Примитив җайланмаларда шөгыльләнүче безнең район үсмерләренә бу турыда хыялланырга гына кала. Әмма, кем белә, бәлки районыбызда да алар өчен тәлап ителгән җайланмаларны булдырырга һәм урнаштырырга теләгән энтузиастлар табылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев