Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

«Олимп» спорт комплексында гер спорты буенча шәхси команда чемпионаты узды

«Олимп» спорт комплексында узган гер спорты буенча шәхси команда чемпионаты иң көчле герчеләрне генә ачыклап калмады, әлеге, спортның статик төре дә, динамик төрләр кебек үк тамашалы һәм мавыктыргыч булуын күрсәтте.

Иң көчле герче исемен алу өчен алышка республиканың дистәләгән районыннан һәм зур шәһәрләреннән алтмышка якын спортчы чыкты. Тамашачылар каршысына көч сынашырга чыгучылар арасында гүзәл затларыбыз да бар иде. Безнең район намусын унбиш герче, шул исәптән, бер кыз яклады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм җиңү теләде, ә Республика гер спорты федерациясенең башкаручы директоры, халыкара категорияле судья Рөстәм Таһиров, үз чиратында, район җитәкчелегенә әлеге спорт төрен үстерүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Спортчылар герне этеп күтәрүдә, ыргым белән күтәрүдә көч сынашты, ахырда ярышларның азартлы өлешенә әверелгән команда

эстафетасында катнаштылар. Тренерлар һәм җанатарлар бәя бирүе буенча иң мөһиме - спортчыларның көче генә түгел, аларның түземлеге, чыдамлыгы һәм үзләрен җиңүе иде. Районның яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова билгеләп үтүенчә, безнең районда гер спорты, спорт мастерына кандидатлар саны буенча да, популярлык буенча да лидерлык итә. Ютазы герчеләре моны, пьедесталга күп тапкыр күтәрелеп, тагын бер кат раслады. Яшүсмерләр арасында шәхси зачетта алар бер беренче (63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рәмис Биктимеров), бер икенче (95 килограммга кадәр авырлык категориясендә Айрат Абдуллин) һәм ике өченче (63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Динар Галимов һәм 78 килограммга кадәр авырлык категориясендә Айрат Садыйков) урыннарга лаек булдылар. Ир-егетләр арасында безнекеләрдә 95 килограммга кадәр авырлык категориясендә Руслан Зәбировта бер көмеш медаль һәм 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ринат Усмановта бер "бронза". Нәтиҗәдә ютазылыларда - икенче гомумкоманда урыны һәм эстафетада икенче урын. Аларның тренеры Роберт Вафауллин да ярышларда катнашты һәм ветераннар арасында җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев