Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

“Олимп” спорт комплексында җиңел атлетика буенча ярышлар үтте

Җиңел атлетика буенча "РегионГаз" җәмгыяте бүләкләренә Бөтенроссия ярышлары "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында 15 февральдә үтте.

Ярышларда тренер Рузил Фәйсханов тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады. Әйтик, 1999-2000 елларда туган йөгерешчеләр арасында 600 метрлык дистанциядә алтын медальне Илдар Йосыпов яулады һәм әлеге манежда җиде ел элек куелган рекордның чиген узып китте. Илдар шулай ук 300 метрлык дистанциядә дә беренче урынны яулады. 1995-1996 елларда туган җиңелатлетлар арасында 300 метрлык дистанциядә Рамил Хәбипов икенче булды. 1997-1998 елларда туган спортчылар арасында пьедесталның өченче баскычына Ирина Бибенина күтәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев