Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

“Олимп” спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Алабугада уңышлы чыгыш ясаганнар

Алабугада үткән җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә "Олимп" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясаган.

1997-1998 елгылар арасында Эрнест Хәләпов ядрә этүдә беренче урынга чыкса, диск ыргытуда икенче урынны яулаган. Лина Гәләүтдинова диск ыргытуда икенче булса, ядрә этүдә - өченче. 1999-2000 елгы спортчылар арасында Тимур Хәбиров биеклеккә сикереп, өченче урынга чыккан. Каршылыклар аша 400 метрга йөгерүдә беренче урынны яулаган Илнар Йосыпов, шул ук араны каршылыкларсыз узып, икенче урынны алган. Каршылыклар куелган 400 метр араны йөгереп үткән Яна Авдеева финишка икенче булып килсә, 2000 метр арада ярышкан Александр Никанкин өченче булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев