Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • «Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Түбән Камада узган ТР беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

    «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр арасында май башында грек-рим көрәше буенча Түбән Камада узган Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

    Айдар Харисов 53 килограммга кадәр авырлык категориясендә финалда Лениногорскийдан бер спортчыга оттырып, икенче урынны яулады, ә Никита Асафьев 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә һәм Радик Дәүләтшин 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Безнең көрәшчеләр тренерлар Артур Иванов һәм Ринат Ситдыйков җитәкчелегендә шөгыльләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: