Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

"Олимп" та тәрбияләнүчесе Эрнест Хәләпов Бөтенроссия турнирында ядрә ыргытуда җиңүче булды

"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Эрнест Хәләпов Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә уздырылган җиңел атлетика буенча Бөтенроссия турнирында ядрә ыргытуда җиңүче булды. Анда барлыгы биш йөзгә якын җиңелатлет катнашты.

Эрнест хәзерге вакытта унынчы сыйныфта укый, һәм мәктәптә уку елларында спорт белән мавыкты. Ун ел эчендә ул үзен спортның байтак төрләрендә сыный һәм ике ел элек җиңел атлетикага килә. Биредә дә ул үзен тиз генә тапмый. 200 һәм 400 метр дистанциягә йөгерә. Аннары тренер Рузил Файсханов нык бәдәнле егеткә ядрәгә күчәргә тәкъдим итә. Һәм, нәтиҗәләр күрсәтүенчә, ялгышмый. Аның тәрбияләнүчесе соңгы ярты елда гына да югарыда әйтелгән ярышларда биш килограммлы ядрәне 13 метр 48 сантиметрга ыргытып, үзенең шәхси нәтиҗәсенә метр ярым өсти. Мондый уңыш үзеннән-үзе генә килми. Аларга Эрнест көн саен уздырган ике сәгатьлек тренировкалар аркасында ирешә, бу зур түземлелек һәм ныклык таләп итә. Мәктәптә укуның соңгы ике сыйныфы да бик җаваплы чор. Әмма әти-әнисе, аның сүзләре буенча, яшүсмернең спортка шул кадәр вакыт һәм көч бирүенә каршы түгел. Эрнест мәктәпне тәмамлаганнан соң нинди һөнәр сайлаячагын әле тәгаен әйтә алмый, әмма спортны сайлау ихтималын инкяр итми. Һәм үз тренерына тормышта үз урынын табарга ярдәм иткәне өчен рәхмәтле.

Хәзерге вакытта Рузил Ренат улы үзенең тәрбияләнүчесен яңа ярышларга әзерли. Декабрьдә алар Татарстан беренчелегенә барырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев