Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

«Олимп»та игътибарга лаек ярышлар үткәрелде

Узган шимбә, 8 ноябрьдә, «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы күп шәһәрләр (безнең республиканың гына түгел) җиңелатлетлары өчен зур спорт мәйданына әверелде.

Бу көнне җиңел атлетика буенча «РегионПоставка» ҖЧҖ призларына, традицион рәвештә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Бөтенроссия ярышлары узды. Урыссуда безнең җиңелатлетлардан тыш, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Бугуруслан, Нефтекама, Агыйдел, Туймазы, Дүртөйле, Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Яңавыл, Благовещенск һәм башка шәһәрләр һәм торак пунктлардан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре килде. Парад командующие Сәйдәшев маршы астында спортчыларны аренага чыгарды, анда йөгерешчеләр чыдамлыкта һәм хәзерлекле булуда сыналырга тиеш иде. Башкортстан республикасының җиңел атлетика федерациясе рәисе халыкара класслы спорт мастеры Альберт Газизов үзенең сәламләвендә шәхес үсешендә спорт ыспайлылыгының һәм сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен ассызыклады, барысына да спорт дистанциясеннән чыкмауларын һәм җиңүдә ирешүдә үз көчләренә ышанычларын югалтмауларын теләде. Аның сүзләренә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова кушылды. Ул шулай ук егетләргә һәм кызларга уңышлы ярышлар һәм финиш сызыгын мәҗбүри узуларын теләде.

Йөгерү юлы бу көнне күпләр өчен җитди сынауга әверелде. Иң көчлеләр, җиңүчеләр булды. Әмма җиңелүчеләр турында сөйләргә туры килми. Чөнки нинди генә ярыш булса да, аеруча мондый масштабтагылар, спорт рухын ныгыта, сугышчан характер формалаштыра һәм җиңүгә ихтыярны арттыра. Шуңа күрә призерлар һәм җиңүчеләр арасында Ютазы районыннан спортчылар булмавы җиңелү түгел, ә бары тик Олимп биеклегенә күтәрелүдә яңа, вакытлыча үтелмәгән баскыч кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев