Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Район абруен күтәрәләр

Бу көннәрдә безнең спортчыларыбыз район абруен күтәрүгә үз өлешләрен кертте.

Картинг
Якшәмбе көнне картинг буенча I кышкы ярышлар узды, аларда Башкортстан, Оренбург өлкәсе, Татарстаннан картингчылар катнашты. 30 катнашучы арасында шәхси зачетта безнең егетләр лидерлык итте: Илмир Хөснетдинов ("Кадет" классы), Тимур Фәхретдинов ("Юниор" классы), Айдар Фәхретдинов ("Восход" классы), Айрат Насыйров ("Союзный" классы) икенче урын алды. Урыссуның "Шмель" командасы катнашучылар командалары арасында пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.
Грек-рим көрәше
Бөгелмә шәһәрендә 1995-1996 елларда туган үсмерләр арасында ТР беренчелеге узды. Республиканың 13 шәһәреннән 130дан артык спортчысы арасында безнең көрәшчеләребез түбәндәге урыннар яулады. Спорт мастерына кандидат Тимур Шафигуллин 54 килограмм авырлык категориясендә лидерлык итте, Алинур Хәмитов әлеге категориядә бишенче булды. 69 килограмм авырлык категориясендә Салават Ибраһимов икенче урынны алды. Вилдан Ильясов 50 килограмм авырлык категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined