Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Район боксчылары Бөтенроссия турнирында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Соль-Илецкта мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Шишкин истәлегенә В класслы бокс буенча Бөтенроссия турниры узды, анда безнең тренер Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре дә барды.

Турнирда Россиянең 20 төбәге спортчылары катнашты. Йөздән артык катнашучы булуга карамастан,Эдгар Әпсәләмов, Кәрам Вәлиуллин һәм Илдар Гыйльметдинов үзләре турында көчле спортчылар буларак белгертте. Әйтик, 11 катнашучы арасында 63 килограмм авырлык категориясендә Кәрам өченче урынны алды. 52 килограмм авырлыкта 13 спортчы арасында Эдгар, көндәшеннән аз гына калышып, икенче булды. Ә Илдар исә 57 кг авырлык категориясендә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев