Яшел Үзән шәһәрендә чаңгычы-узышчылар арасында ТРның җәйге чемпионаты узды.
Безнең спортчылар өчен ел уңышлы башланды. "Олимп" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдиновта тәрбияләнүче Илдар Габитов әлеге ярышларда "алтын" призга ия булды. Ул 1994-1995 елгы үсмерләр арасында җиңү яулады.