Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Район көрәшчеләре пьедесталны яулый

Яңа ел алдыннан Бәйрәкә авылында билбау көрәше буенча Ачык турнир узды. Анда 16 Ютазы районы көрәшчесе мактау пьедесталына күтәрелде.

Районда милли көрәш популярлык казана бара. Моны Азнакай, Бугуруслан, Октябрьский шәһәрләреннән 80 спортчы катнашкан турнирда көрәшчеләребезнең җиңүе раслый. Җиде призлы урынны Бәйрәкәдән тренер-укытучы Радик Әхмәтҗанов тәрбияләнүчеләре яулады. Рәмзил Сафиуллин һәм Илдан Садыйков 26 килограммга кадәр һәм 35 килограммдагы авырлык категориясендә беренче урынны яуладылар. Икенче урынга 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Раил Фатыйхов, 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Азат Гарипов лаек булды. 29 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче нәтиҗәне Рәмзил Хәйруллин күрсәтте, 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Илдар Нуриәхмәтов, 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Марат Садыйков. Каразиректән тренер-укытучы Рамил Касыймов тугыз җиңүче һәм призер тәрбияләгән. Беренче урыннарны түбәндәгеләр яулады: 32 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Альмир Захаров, 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Нияз Миңнияров, 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Рәмзил Гарифуллин, 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Илвар Хисмәтуллин. Икенче урында: 29 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Алинур Галиуллин, 43 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Фаил Касыймов. Өченче урынга 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Илназ Кашапов, 46 килограммга кадәр авырлык категориясендә - Инсаф Рәхимов, 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Артур Марченко лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев