Район самбочылары сайлап алу ярышларында көмеш һәм бронза медаль яуладылар
Район көрәшчеләре самбо буенча сайлап алу ярышларында көмеш һәм бронза медаль яуладылар.
Әйтик, 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә Гаяз Сөнәгатуллин өченче урынны яулады, ә Тимур Хәмитов 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче булды. Бу соңгысына 22 мартта Түбән Новгород өлкәсенең Кстова шәһәрендә узачак Идел буе Федераль округы ярышларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Спортчылар тренерлар Радик Җәләев һәм Хәлил Фәхетдиновта шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев