Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Район узышчылары кышны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамладылар

Ютазы чаңгычылары тренер Таһир Гыйздетдинов җитәкчелегендә бөтен кыш дәвамында районның спорт абруен яхшы нәтиҗәләр белән күтәрделәр. Чаңгы сезоны ябылуда да алар багланган өметләрне аклады.

24 марттан 26 мартка кадәр безнең районның чаңгычы-узышчылары командасы 1996 елдан башлап 2001елга кадәр туган спортчылар арасында буенча Татарстан Республикасының Чаллыда үткән чаңгыда узышу буенча Беренчелегендә катнашты. Егерме алты команда составында ике йөздән артык чаңгычы-узышчы катнашты. 2000-2001 елларда туган кызлар арасында ютазылы Айназ Фәйзрахманова ирекле стиль белән 3 чакрымлык дистанциядә җиңү яулады һәм классик стиль белән 2 чакрымлык арада 3 урынга чыкты. Шул ук елларда туган ир балалар арасында классик стиль белән 5 чакрымга ярышуда Андрей Зимин 2 урын яулады. Район командасы республика беренчелегендә өченче урынга чыкты.

Ә 30 мартта Бөгелмәдә ирекле стиль белән марафон дистанцияләренә чаңгыда узыш буенча Республика ярышлары узды. Аларда инде 28 команда һәм 350дән артык узышчы катнашты. 2001-2001 елда туган кызлар арасында 5 чакрым ераклыкка узышта Айназ Фәйзрахманова - 2 урын, Айсылу Зиннурова өченче урын яулады. 2000-2001 елда туган ир балалар арасында 7,5 чакрымлык дистанциядә Андрей Зимин 3 урын яулады. 1998-1999 елларда туган егетләр арасында 15 чакрым арага ярышта Раил Гайнуллин шулай ук 3 урынны яулады. Ун чакрымлык арага ярышта хатын-кызлар арасында Лилия Габитова финишка икенче булып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев