Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Районда «Чаңгы юлы – 2014» ярышлары узды

Районда «Чаңгы юлы - 2014» ярышлары традиция буенча Кымыз Тау чаңгы базасында узды.

Массакүләм старт ике атна элек үтәргә тиеш иде, әмма көчле салкыннар аркасында ул күчерелде. Ютазылылар спорт бәйрәмен узган ялларда үткәрде. Ярышлар башланыр алдыннан чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Рөстәм Нуриев мөрәҗәгать итте, ярышчыларга дистанцияне уңышлы үтүләрен теләде. Стартка традицион рәвештә профессионаллар да, әлеге спорт төре белән мавыгучылар да басты. Спорт бәйрәме ике йөзгә якын кешене җыйды. Чаңгыга олысы да кечесе дә басты, яшь буенча чикләүләр булмады. Иң яшь катнашучы тугыз яшьлек Илнар Вәлиуллин иде, иң өлкәне Камил Мөхәммәтҗановка - алтмыш өч яшь. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән аларга бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр һәм узыш призерлары мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X