Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Район спорчыларының милли көрәштә уңышлары бар

2015 елның бер ае гына узуга карамастан, районыбызда спорт буенча яхшы күрсәткечләр бар. Бу җәһәттән милли көрәш тә искәрмә түгел.

Гыйнвар башында Ютазы җыелма командасы татар-башкорт милли көрәше буенча Туймазы районы беренчелегенең ачык турнирына юл алды. Ярыш Кәкребаш авылында узды. Агымдагы елның беренче ярышы безнең көрәшчеләргә уңыш китерде. Каразирек көрәшчеләре бу юлы да сынатмады. 1996-1999 елгы көрәшчеләр арасында 55 кг авырлык категориясендә Нияз Миңнияров икенче урынны яулады. 2000-2004нче елгылар арасында 45 кг авырлык категориясендә Фаил Касыймов беренче урында; 50 кг авырлык категориясендә Инсаф Рәхимов икенче урында; 55 кг авырлык категориясендә Илмир Вәлиев беренче урынны яулады.

Чираттагы уңышларыбыз Октябрьский шәһәрендә узган ачык шәһәр беренчелегендә булды. "Олимп" тәрбияләнүчеләре биредә дә үзләрен тиешенчә күрсәтә алдылар. Утыз сигез килограмм авырлык категориясендә Альмир Закировта - икенче урын; 42 килограммда - Илназ Кашапов икенче урынга лаек булды; 46 килограммда Фаил Касыймовта - икенче урын; 55 килограммда Вәлиев Ильмир - беренче урында, Илназ Кашапов өченче урында; 70 килограммда Илвар Хисмәтуллин беренче урында, шул ук категориядә Артур Марченко икенче урында. Кызларыбыз да сынатмады - Эдуарда Марченко 52 кг авырлык категориясендә икенче урынны яулады. 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында 55 кг авырлык категориясендә Нияз Миңнияров өченче урынны, 65 килограммлылар арасында Рәмзил Гарифуллин беренче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев