Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Районда шахмат уены яңадан торгызыла

Үткән атнада "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында уздырылган шахмат буенча ачык шәхси-команда турниры укытучы Рево Богданов истәлегенә багышланды.

Турнирны тантаналы ачуда Рево Галиевичның улы Оскар Богданов катнашты. Ул оештыручыларга әтисе хөрмәтенә оештырылган әлеге бәйрәм, ютазылылар йөрәгендә сакланган яхшы хатирәләр өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Моннан тыш, үз укытучысын җылы сүз белән ярышлар химаячесе Хәлил Фәрхетдинов, Октябрьский шәһәре шахмат мәктәбе директоры Ирина Волкова һәм башкалар искә алды.

Турнирда катнашу өчен Ютазы районына Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Октябрьский шәһәрләреннән командалар килгән иде. Командалар составында өч халыкара классындагы мастер, сигез спорт мастерына кандидат һәм 14 беренче разрядлы шахматчы ярышты.

Шахматчылар әйләнә системасы буенча җиде турда уйнадылар. Шахмат такталарында интеллектуаль алышлар нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр командасы беренче урынны яулады, Лениногорск командасы аннан аз гына калышып, икенче урынга чыкты, ә Октябрьский шәһәре шахматчылары өченче урынга лаек булдылар. Ютазы районыннан ике команда - "Урыссу-1" һәм "Урыссу-2" катнашты. Алар алтынчы һәм сигезенче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев