Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда шашка буенча Спартакиада узды

    "Ак ладья" шахмат клубында 2013-2014 еллардагы Спартакиада зачетына белем бирү һәм гомуми белем бирү мәктәпләре арасында шашка буенча район ярышлары узды.

    Һәр команда ике кыздан һәм ике малайдан торды. Урта мәктәпләр арасында Ютазы мәктәбе җиңде, икенче урында - Каразирек мәктәбе, өченче - Урыссудагы 3 санлы мәктәп. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренче урын өчен киеренке көрәш барды. Җиңүче үзара уенда ачыкланды - Кәрәкәшле мәктәбе беренче урынны яулады, Подгорный мәктәбе икенче урынга чыкты, өченче - Урыссудагы 4 санлы мәктәп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: