Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Районның иң актив хатын-кызлары чаңгыда узыштылар

Районның иң актив хатын-кызлары күптән түгел чаңгы юлында очрашты.

"Дубравушка" чаңгы базасында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында оештырылган ярышка җыелган 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге һәм аннан да өлкәнрәк гүзәл затларыбызны район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова сәламләде. Яшь төркемнәре буенча узган ярышларда финиш сызыгын беренче булып үткән хатын-кызлар мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән хөрмәтләнде. Бу көнне хатын-кызлар ярышлар белән генә хозурланып калмады, алар сихри тынлыкка күмелгән кышкы табигатьтән, үзара аралашудан да үзләренә көч һәм энергия туплады, дип хәбәр итте районның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Минзилә Абдурахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев