Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Районның җиде самбочы Башкортстаннан җиде медаль яулап кайтты

Ютазы самбочылары күптән түгел Октябрьский шәһәрендә узган ярышлардан биниһая зур уңыш белән әйләнеп кайтты.

Россия Федерациясене Конституциясе көненә багышланган самбо буенча Бөтенроссия турнирында "Олимп" спорт мәктәбенең җиде тәрбияләнүчесе катнашты һәм җидесе дә бүләкләр белән әйләнеп кайтты. Үз көндәшләреннән дүрт беренче урынны Артур Җәләев (32 килограммдагы авырлык категориясе), Алан Фәйзрахманов (35 килограммдагы авырлык категориясе), Гаяз Сөнәгатуллин (38 килограммдагы авырлык категориясе) һәм Тимур Хәмитов (50 килограммдагы авырлык категориясе) яулап алды. Районга бер икенче урынны Рөфәт Аликберов (55 килограммга кадәр авырлык категориясе) тәэмин итте һәм ике икенче урынны Нияз Сөнәгатуллин (42 килограммдагы авырлык категориясе) һәм Вилдан Нигъмәтуллин (60 килограммдагы авырлык категориясе) алып кайтты.

Үсмерләргә югары спорт нәтиҗәләренә ирешергә аларның тренерлары Роберт Җәләев һәм Хәлил Фәрхетдинов ярдәм итә. Алар үзләренең тәрбияләнүчеләрен бернинди шартларда да бирешмәскә өйрәтә.

- Иң мөһиме көрәш ысулларын куллана белү, - дип аңлата алар. Алар техникасы ярдәмендә алышларда оттырганда да коткара. Аларны файдаланучылар җиңүче булды, калганнарга тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү өчен моның өстендә эшләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев