Спорт тормышы
Республика беренчелеге бездә үтте
Узган шимбәдә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында гер спорты буенча шәхси-команда республика беренчелеге узды. Ярышларда ТРның 13 районыннан спортчылар катнашты.
Кискен көрәштә безнең герчеләр үз яшь категорияләрендә түбәндәге урыннарны яулады. Р. Биктимеров - беренче (58 килограмм авырлыкта), А. Гыйльметдинов - икенче һәм Н. Шәмсуллин - өченче (63 килограмм авырлыкта), И. Шәмсуллин - икенче (68 килограмм авырлыкта), В. Токарев - беренче һәм А. Якупов - өченче (73 килограмм авырлыкта), Д. Галимов - икенче һәм И. Якупов - өченче (73 килограммнан артык авырлыкта), А. Абдуллин - беренче һәм С. Новиков - өченче (78 килограмм авырлыкта) урыннар алдылар. 1996 елда туган һәм яшьрәк үсмерләрнең кече командасы икенче урынга лаек булды, 1994-1995 елларда туган өлкән яшүсмерләр командасы беренчелекнең кубогын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев