Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Россия беренчелегендә – Каразирек егетләре

Иске Каразиректән Илназ Кашапов Мамадыш шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә 2001-2002 елгы көрәшчеләр арасында өченче урынга чыкса, шул вакытта Илвар Хисмәтуллин Башкорстан беренчелегендә 85 килограмм авырлык үлчәвендә беренче урынга лаек булды.

Илвар март ахырында Казанда узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булды, дип хәбәр итте спортчының тренеры Рамил Касыймов.                                                                                                                                                                                                                       Октябрьский шәһәрендә 6-7 мартта юниорлар арасында билбау кәрәше буенча Башкорстан беренчелеге узды. Каразирек егетләре, башка ярышлар туры килү сәбәпле, Татарстан беренчелегендә катнаша аламагач, Октябрьский шәһәре өчен көрәшеп, уңышларга иреште. Илвар Хисмәтуллин 82 килограмм  авырлык категориясендә чемпион булды, Илназ Кашапов, Артур Марченко үз авырлык үлчәүләрендә өченче урынны яулады. Спорт мастерына кандидат Илвар Хисмәтуллин һәм Илназ Кашапов Башкорстан командасы составына кертелде. Алар апрель башында Мамадыш  шәһәрендә үтәчәк билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев