Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Сау бул, чаңгы юлы! Яңа очрашуларга кадәр

"Кымыз-Тау" чаңгы базасында 2012-2013 елгы чаңгы сезоны тантаналы ябылды. Чарада 60тан артык чаңгычы катнашты.

Традицион трассада урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
2000 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар: Андрей Зимин (Ютазы мәктәбе) - беренче, Фаяз Әхмәтшин - икенче, Гадел Галиев (Подгорның мәктәбе) - өченче; Айназ Фәйзрахманова - беренче, Айсылу Зиннурова (Ютазы мәктәбе) - икенче, Диләрә Белалова (Димтамак мәктәбе) - өченче.
15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар: Раил Гайнетдинов - беренче, Илгиз Сабитов (Ютазы мәктәбе) - икенче, Илназ Хөсәенов (Подгорный мәктәбе) - өченче; Аделина Латыйпова (Ютазы мәктәбе) - беренче, Виктория Нәфыйкова (Подгорный мәктәбе) - икенче, Гөлназ Сөнгәтуллина (Иске Урыссу мәктәбе) - өченче.
18 яшькә кадәрге үсмер малайлар һәм кызлар: Әмир Әхмәтҗанов (Ютазы мәктәбе) - беренче, Рамил Хәбипов (Урыссуның 3 санлы мәктәбе) - икенче, Азат Фәрхетдинов (Димтамак мәктәбе) - өченче; Ралина Мөгыйнова (Урыссуның 3 санлы мәктәбе) - беренче, Рената Әхтәмова (Подгорный мәктәбе) - икенче.
30 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар: Илдар Габитов (Ютазы) - беренче, Фәрһад Әхмәтшин (Подгорный) - икенче, Рузил Фәйсханов (Иске Урыссу) - өченче; Зөлфия Батырова (Әпсәләм комбинаты) - беренче, Зилә Фаздуллина (Иске Урыссу мәктәбе) - икенче, Гүзәл Гәрәева (Әбсәләм мәктәбе) - өченче.
40 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар: Камил Сабитов (УХЗ) - беренче, Владислав Алексеев ("Теплосервис") - икенче, Вил Сөләйманов (УТС) - өченче; Зөлфия Йосыпова (Кече Урыссу мәктәбе) - беренче, Гөлнара Закирова (Каразирек) - икенче, Гөлия Шакирова (Әбсәләм мәктәбе) - өченче.
50 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар: Рәис Садыйков (УХЗ) һәм Зөлфия Сөнгәтуллина (Иске Урыссу мәктәбе) - беренче.
60 яшькә кадәрге ир-атлар: Радик Гайнетдинов (райпо) - беренче, Галимҗан Басыйров ("5 йолдыз" кунакханәсе) - икенче, Равил Шәйгәрданов (УТС) - өченче.
60 яшьтән өлкәнрәк: Камил Мөхәммәтҗанов - беренче, Наил Хөснетдинов (Акбаш) - икенче, сүз уңаенда, аңа "Иң өлкән чаңгычы" исеме бирелде. Ютазы мәктәбеннән Вилдан Вәлиев - "Иң яшь чаңгычы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев