Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Спорт һәм дуслык яшькә буйсынмый

Урыссу гимназиясе спорт залында пенсионерлар һәм коррекцион мәктәп укучылары арасында дартц уены буенча ярышлар узды.

Россия Пенсионерлар берлегенең Ютазы районы бүлеге рәисе В. Воробьева кереш сүзендә әлеге чараның Урыссу бистәсенең 65 еллыгы һәм буыннар арасында элемтәне ныгыту уңаеннан үткәрелүен билгеләп үтте. Валентина Михайловна сүзләренә караганда, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге оешуга бер генә ел булса да, ул буыннар белән буыннар арасында ныклы һәм кызыклы бәйләнеш булдыру юнәлешендә чаралар күрә. "Безнең пенсионерлар булып кына яшисебез килми. Безнең тулы кыйммәтле, актив тормыш белән яшисебез килә. Шуңа күрә ярышларны җиңү өчен түгел, ә күпчелек очракта аралашу өчен үткәрәбез", - диде чараның төп оештыручысы В. Воробьева.
Гимназиянең спорт залында очрашкан "Спорт меридианы" пенсионерлар командасы һәм "Максимум" коррекцион мәктәп укучылары командалары бер-берсен сәламләгәннән соң, катнашучылар дартц уенын башладылар. Шуны әйтергә кирәк, ярыш командалар арасында бармады, команда составындагы кешеләр түгәрәк мишеньгә дротикларны төз атып, күбрәк очко җыюда үзара сынаштылар. Җыелган очколар нәтиҗәсендә "Спорт меридианы" командасыннан Ирина Гетман, Валентина Воробьева, Әнис Шәрифуллин, "Максимум" командасыннан Мария Фомина, Айгөл Кәлимуллина, Салават Нурмөхәммәтов дипломнар белән билгеләнделәр, зур булмаган бүләкләргә исә бөтен катнашучы да лаек булды.
Буыннар очрашуы коррекцион мәктәптә укучылар һәм пенсионерлар көче белән оештырылган чәй табыны артында дәвам итте. Пенсионерлар шигырьләр укысалар, балалар якынлашып килүче Бөек Җиңүгә багышланган концерт күрсәтеп, өлкән буын вәкилләренең күңелләрен дулкынландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев