Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Спорт сәламәтләндереп кенә калмады – яшьләрне берләштерде

Ютазы авылында үз эченә берничә спорт төрен алган бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәм җирле спорт клубы яшь боксчыларының һәм чаңгы-роллерларда шууны тәкъдим иткән Ютазы чаңгычылары чыгышларыннан башланды. Чарага төсле бизәкләрне һәм күтәренке кәефне "Ютазы йолдызлары" ансамбле биючеләре өстәде.

Бәйрәмдәге иң массакүләм чара Ютазы мәктәбенең бишенче-тугызынчы сыйныфлары һәм өлкәннәр катнашындагы кросс булды. Иң кечкенә укучылар өчен "Күңелле стартлар оештырылды. Урта сыйныфларның кызлар һәм малайлар командалары пионербол уйнады. Малайлар шулай ук мини-футболда көч сынашты. Барлык спорт ярышлары мәктәп укытучылары Ринат Файсханов, Рокыя Вәлидова һәм Рәшит Гыйззәтуллин тарафыннан оештырылды, ә спорт көнен гомуми оештыруны үз өстенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резедә Ганеева алды. Мондый спорт чарасын үткәрү инициативасы, аның сүзләре буенча, җирле хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинованыкы булган. Хатын-кызлар советы, җирлек һәм кулланучылар берлеге белән бергә, шулай ук җиңүчеләр өчен призлар һәм катнашучылар өчен татлы бүләкләр турында кайгырткан. Хатын-кызлар советы рәисе үзе педагогларның һәм мәктәп укучыларының актив позициясен билгели. Ютазы мәктәбе, ди Наилә Хан кызы, аларның тәкъдимнәрен һәрвакыт хуплый, ул - авылда үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашучы. Ә спорт кешеләрне сәламәтләндереп кенә калмый, берләштерә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев