Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Сукырлар җәмгыятенең спорт тормышы

    Ютазылылар командасы күрү буенча инвалидлар арасында Бөгелмәдә үткән чаңгыда узышу буенча республика шәхси команда ярышлары призеры булды.

    Республика дәрәҗәсендәге ярышларда район намусын тренер В. Тихонова җитәкчелегендәге өч урыссулы яклады. Биш чакрым дистанциягә ярышкан ир-егетләр арасында Таһир Сәйфуллин һәм Геннадий Гребенюк аерылып торды, алар икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Өч чакрымлык дистанцияне Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте рәисе Наталья Зиннурова да узды. Ә гомумкоманда зачетында ютазылылар мактаулы өченче урынны алды. Күптән түгел призерларга тантаналы шартларда лаеклы медальләр, дипломнар һәм кубок тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: