Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Уен тәмам. Җиңүчеләр билгеле

2011 ел спартакиада зачетына сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында футбол буенча район беренчелеге тәмамланды.

Октябрь аеның соңгы ике якшәмбесендә узган башлангыч уеннар нәтиҗәсендә 10 команданың алтысы финалга чыкты. Җиңүчеләрнең исемнәре 4 ноябрь көнне билгеле булды. Беренче өч урын өчен Әпсәләм комбинаты, Урыссу ГРЭСы һәм "Профиль М" җәмгыяте командалары көч сынашты. Әпсәләм комбинаты һәм "Профиль М" уенчылары тигез очколар җыйдылар һәм нәтиҗәдә аларның икесенә дә беренче урын бирелде. ГРЭС футболчылары өченче урынга калды.Турнирның иң яхшы һөҗүм итүчесе булып "Профиль М" командасыннан А. Хворонов танылды. Капкага тугыз туп керткән Антонга махсус приз тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада