Барлык алты балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре алар өчен «Олимп» спорт комплексында уздырылган спорт бәйрәмендә катнашты.
Бер-берсенә үзләренең җитезлекләрен,көчләрен, командада эшли белүләрен күрсәтү өчен комплексның спорт манежына йөз иллегә якын бала чыкты. Көндәшләрен сәламләгәннән соң, тәрбияләнүчеләр кыршаулар һәм туплар белән үткәрелгән эстафетада катнашты. Ә ярышлар арасында аларның күңелләрен шат клоун һәм зыян китерергә яратучан Шапокляк ачты. Спорт бәйрәме тәмаланганнан соң, команда капитаннарына дипломнар тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз