Урыссу гимназиясендә ГТО нормативларын үтәү буенча спорт чарасы узды
Урыссу гимназиясендә ГТО нормативларын үтәү буенча бөтен коллектив катнашкан физкультура-спорт чарасы узды.
Чара гомуми белем бирү учреждениеләрендә ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертүнең төп этапларына ярашлы үткәрелде. Теләсә кайсы спорт ярышындагы кебек, биредә дә җиңүчеләр, лидерлар булды. Йөгерүдә иң яхшы нәтиҗәләрне 9 сыйныф укучысы Раил Авзалов күрсәтте, кызлар арасында - 7 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәдишина, ә педагоглар арасында Роза Юнысова һәм Гөлнара Зыязетдинова иң яхшылардан булдылар. Бау тартышуда барысын да 6 сыйныф командасы кызлары таң калдырды. Чарада катнашучылар ГТО нормаларын гына тапшырып калмадылар, шулай ук уңай эмоцияләр, энергия заряды һәм рух күтәренкелеге алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев