Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссу гимназиясендә ГТОны тергезү турында ачык дәрес үткәрделәр

Урыссу гимназиясенең урта сыйныф укучылары өчен үткәрелгән ачык дәрес совет чорының гомуми белем бирү учреждениеләрендәге физкультура әзерлеге программасын ("Готов к труду и обороне") тергезүгә багышланды. Әлеге уку йорты укучылары белән беренче тематик чара бер атна элек "Энергия" стадионында уздырылган иде.

Физик тәрбия укытучысы Елена Әхмәтова укучыларны ГТО төшенчәсе белән таныштырды, аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Хәрәкәтне үстерүнең төп максаты булып укучыларның мөстәкыйль физик үсеше, аларның организмын ныгыту һәм аларга физкультура күнекмәләрен өйрәтү тора. Совет чорында ГТО комплексын барлык укучылар тапшыра иде. ГТОны мәктәпләргә кайтару, шулай ук аның нәтиҗәләрен югары уку йортларына кергәндә исәпкә алу тәкъдиме Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кертелде. Урыссу гимназиясендә ул хупланды һәм укучыларның физкультура әзерлеге программасын тергезү карары кабул ителде.

Гимназиячеләр белән очрашуга шулай ук спорт ветераны, физик культура пропагандисты, сәламәт яшәү рәвеше тарафдары, Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең элекке директоры Леонид Воробьев та чакырылган иде. Ул яшь тыңлаучыларга аларның ерак үткәннәрдәге яшьтәшләренең ничек итеп физик культура белән шөгыльләнүләре, безнең районнан чыккан атаклы спортчылар турында сөйләде, шәхси тормышындагы спорт белән бәйле кызыклы очраклар турында искә алды. Аның спорт белән шөгыльләнергә өндәвен физик тәрбия һәм ТИН укытучысы, элекке офицер Валентин Минлигалин да хуплады, укучылар игътибарын ГТО программасы нигезендә яткан гомуми физик әзерлек кирәк булуына юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев