Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу ГРЭСы мини-футбол буенча сәнәгать предприятиеләре командалары арасында беренче урын яулады

    Районда төрле спорт төрләре буенча спартакиада дәвам итә: узган сишәмбедә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча сәнәгать предприятиеләре командалары очрашуы узды.

    Ярышларда биш команда - Әпсәләм комбинаты, "Волма-Абсалямово", "Электросоединитель", "ГРЭС" һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе командалары катнашты. Бөтен командалар да лаеклы ярышты һәм барысы да мактау сүзләренә лаек. Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Әпсәләм комбинаты командасы әлеге спорт төрендә ышанычлы җиңү яулады. Шулай да спартакиада зачетында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - ГРЭС командасы, икенче - "ВОЛМА-Абсалямово", өченче - "Электросоединитель" командасы һәм дүртенче - Урыссу үзәк район хастаханәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: