Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссу һәм Минзәлә - җиңүчеләр юк

Татарстан Республикасы чемпионатының футбол буенча беренче лига "А" дивизионының соңгысыннан алдагы матчында урыссулылар һәм минзәләлеләр ничьяга уйнады.

"Минзилә" (Минзәлә шәһ.) һәм "АКСКиМ" (Урыссу бис.) командалары "Энергия" стадионында шимбә көн кичен очраштылар. Уен киеренке көрәштә узды һәм 3:3 исәбе белән ничьяга тәмамланды. Матч ахырына 3:2 исәбе белән килеп, Урыссу футболчылары, кызганыч, җиңү счетын тота алмадылар һәм уен тәмамлануга ике минут кала үз капкаларына гол керттерделәр. Көндәшләр капкасына барлык өч тупны да безнең команданың ярымсакчысы, команданың уйнаучы тренеры Данияр Рәззаков кертте. Бүген ТР чемпионатының беренче этабы тәмамланачак - Җәлил бистәсенең "Нефтяник" һәм Урыссу бистәсенең "АКСКиМ" командалары очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев