Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссу һәм Зәй - көчләр тигез

Футбол буенча ТР чемпионатының I лигасы "А" дивизионы беренче календарь уены июнь башында "Энергия" стадионында узды.

Футбол кырында яңгырлы якшәмбе кичендә "АКСКиМ" (Урыссу) һәм "Зәй" (Зәй) командалары очрашты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы, "АКСКиМ" футбол клубы начальнигы Фәнис Нәбиуллин сүзләре буенча, безнең районда мондый масштабтагы һәм әһәмияттәге уеннар җиде ел үткәрелмәгән.
Уен башлану алдыннан Фәнис Мәгъсүм улы спортчыларны сәламләде һәм матур, мавыктыргыч уен теләде. Теләкләргә "АКСКиМ" ҖЧҖ генераль директоры - урыссулылар командасының титуллы химаячесе Илһам Сафин һәм футбол ветераны Леонид Воробьев кушылдылар. Республика флагын күтәрү хокукы ике команданың да капитаннарына тапшырылды.
Футболчыларга уңайсыз һава шартларында уйнарга туры килде - тукталмаган яңгыр төрле яклап комачаулады. Нәтиҗәдә киеренке һәм тамашалы уен 1:1 исәбе белән ничьяга тәмамланды. Беренче гол өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге билгеләгән махсус бүләкне "Зәй" командасы уенчысы Рамил Сафиуллин алды. Исәпне тигезләгән голны, пенальти белән Руслан Хәйруллин ("АКСКиМ") кертте.
Чемпионатның тагын бер уены Урыссу стадионында 12 июньдә узачак. "АКСКиМ" командасы үзендә Әлмәтнең "ДЮСШ" футболчыларын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев