Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссу спортчылары Октябрьскийдан беренчеләр булып кайттылар

Октябрьский шәһәрендә оештырылган грек-рим көрәше буенча турнирда безнең спортчылар яхшы чыгыш ясаганнар.

"Олимп" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары Ренат Ситдыйков һәм Артур Иванов тәрбияләгән балалар беренче өч урынны яулаганнар. Шулай итеп, 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ислам Гыйззәтуллин "алтын" яулаган. 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә Искәндәр Хаҗипов, 58 килограмм авырлыктагы Радик Дәүләтшин пьедесталның икенче баскычына күтәрелгән. Кирилл Асафьев һәм 44 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Айдар Харисов өченче урынга чыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X