Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссу йөзүчеләре стартка чыкты

Туймазы шәһәренең "Олимпиец" спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча контроль стартлар узды, анда урыссулылар да катнашты.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Моның белән бәхәсләшүчеләр аз, шулай ук спорт секцияләренең укучыларны начар компанияләрдән һәм компьютер уеннарыннан арындыру өчен яхшы чара икәнлеген беркем дә шик астына куймас. Узган стартларның максаты - физик культураны һәм спортны популярлаштыру, шулай ук аларга балаларны җәлеп итү иде. Аларда 2002-2005 елларда туган ике йөздән артык укучы көч сынашты. Октябрьский, Туймазы шәһәрләреннән яшь йөзүчеләр белән бергә стартларда тренерлары инде өченче ел Мирослав Мишин булган урыссулылар Светлана Хәмитова, Алсу Ибраһимова, Дмитрий Кошелев, Ян Данилов, Энҗе Әхмәтова, Алмаз Әхмәтов, Рөстәм Хәбиров катнашты. Программа кроль-брасс-дельфин-брасс комплексыннан торды. Энҗе Әхмәтова үзе яшендәгеләр төркемендә икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X