Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссуның 4 санлы мәктәбе укучылары велосипедта ярыш уздырганнар

Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, Урыссуның 4 санлы мәктәбе укучыларын командаларга бүлеп, велосипедта ярыштырганнар.

Ярышлар "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" шигаре астында узган. Чара "ТР юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм мәгариф программаларны финанслау дирекциясе"нең Баулы филиалы директоры Рәзидә Игнатьева белән берлектә оештырылган. Эстафетада катнашучылар арасында җил белән ярышырга яратучылар да, ерак араларга сәяхәт кылырга хирыслар да бар булып чыккан. Ничек кенә булмасын, һәр команда үзенчә яхшы булган. Ярыш җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр - беренче урынга - велосипед, икенче һәм өченче урыннар өчен фотоаппараталар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев