Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Урыссуның “Энергия” стадионында Бөтенроссия йөгерү көне уздырдылар

Узган шимбә иртәсендә "Энергия" стадионы Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашучыларны сәламләде.

Җиңел атлетика йөгерүе сәламәт яшәү рәвешен хуплауны, яшьләрнең дә, картларның да физик формаларын югалтмауларын, аларның актив һәм энергияле булып калуларын максат итә. Катнашучылар саны һәм географик колачлылык буенча, мөгаен, бу иң масштаблы йөгерешләрнең берседер: әлеге көнне иркен илебезнең меңләгән халкы йөгерү сукмагына басты. Көч һәм дәрте ташып торган укучылар һәм эшчеләр янәшәсендә ветераннарны да күрәсе килә. Киң масса өчен булган спорт районның иң сүлпән кешеләрен дә диваннан күтәрүгә йөз тота. "Игътибар, йөгерә башладык" кебек боерыклардан башка, җиңел йөгерү белән хастаханәләрдән читкәрәк китеп, сәламәтлек белән очрашу. Әлбәттә, бу идеалда. Һәм без моңа, бүген булмаса, иртәгә килербез, дип ышанабыз.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев йөгерештә катнашучыларны сәламләп, һәркемне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә чакырды, дистанцияне уңышлы узып, финиш сызыга килеп җитүләрен теләде. Шулай итеп, 10 яшькә кадәрге кызлар арасында беренчелекне Элина Абдуллина (гимназия) яулады, икенче урында -Элина Галиева, өченче урында - Снежана Маркова. Кызларның икесе дә Подгорный мәктәбеннән. Шул ук яшьтәге малайлар арасыннан финиш сызыгын беренче булып Андрей Киселев узса, икенче булып Раил Сәйфетдинов килеп җитте. Малайлар Подгорный мәктәбендә белем алалар. Гимназиядән Вадим Мәрдәнов өченче булды. Унбиш яшькә кадәрге үсмерләр арасында Александр Никанинга ( Урыссуның 3 санлы мәктәбе) тиңнәр булмады. Иске Урыссу мәктәбеннән Илназ Хөсәенов - икенче, Подгорный мәктәбеннән Ансель Могыйнов өченче урынны алдылар. Шул яшь төркемендәге кызлар ярышы Урыссуның 3 санлы мәктәп укучысы Яна Авдеева җиңүе белән тәмамланды. Шул ук мәктәптән Регина Нәфыйкова - икенче, гимназиядән Диана Вәлишина - өченче. Егерме яшькә кадәрге кызлар арасында йөгерү сукмагына чыгарга бер генә кеше теләк белдерде - "Электросоединитель"дән Язилә Ибраһимова беренчелекне яулады да. Хәер, бу яшь төркемендәге ир-егетләр арасыннан да йөгерүдә катнашучы берәү генә булды - гимназиядән Ринат Гыйниятуллин. Кырык яшькә кадәрге ир-егетләр арасында мактау пьедесталының беренче баскычына район кулланычылар берлегеннән Камил Сабитов күтәрелде. Икенче урынга - "Электросоединитель"дән Дмитрий Гришин, өченче урынга Электр челтәрләреннән Марсель Гайнетдинов чыкты. Шул ук яшь төркемедәге хатын-кызлар арасыннан Елена Әхмәтова (гимназия) иң җитезе булды. Мәдәният бүлегеннән Гөлчәчәк Вәлиева - икенче, "Электросоединитель"дән Светлана Волкова - өченче. Кырык яшьне узган ир-егетләр арасыннан финишка беренче булып химия заводыннан Рәис Садыйков килде, Урыссуның 4 санлы мәктәбеннән Ирек Хәйретдинов - икенче булса, химия заводыннан Раил Әхмәтов өченче урынга чыкты. Кырык яшьтән узган ханымнар арасыннан, кызганычка, йөгерергә теләүчеләр табылмады. VIP-йөгерүдә катнашкан ир-егетләр арасыннан дистанцияне беренче булып район башлыгы Рөстәм Нуриев узды. Икенче урында - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Осин, "Электросоединитель"дән Алмаз Галимов - өченче. VIP-йөгерүдә катнашкан хатын-кызлар арасында район советыннан Екатерина Огневага тиңнәр булмады. Гимназиядән Зилә Гарифуллина - икенче, район советыннан Айгөл Хәйдәрова - өченче.

Йөгерештә җиңүчеләр, призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр. Моннан тыш, йөгерү сукмагына чыккан иң өлкән катнашучы һәм ике кечкенә җиңел атлетлы дәртләндергеч бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев