Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Владимир Добрин кулы астында шөгыльләнүче боксчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткән

Күптән түгел Бөгелмә шәһәрендә бокс буенча спорт мастеры Ф. Хәйруллин истәлегенә багышланган Бергә-бер көрәше фестивалендә Владимир Добрин кулы астында шөгыльләнүче безнең боксчылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

Безнең спортчылар өч беренче урынны яулаган. 26 килограммга кадәр авырлыкта Данил Заһидуллин, 30 килограммга кадәр авырлыкта Илнар Галиуллин, 34 килограмм авырлыкка кадәр Сәгыйрь Мортазин җиңүгә ирешкән. 20 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәшкән җиде яшьлек Актур Хисаметдинов, 34 килограмм авырлыкка кадәр Артем Шакиров районга икенче урын белән әйләнеп кайткан. Сүз уңаеннан, Актур ярышларның иң яшь финалисты да булган. Мансур Махмадшоев 48 килограммга кадәр авырлыкта өченче урынга чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X