Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Волейбол – лаеклы спорт төре

Ютазы авылы мәдәният йортының спор залында 2013 ел Универсиадасына багышланган волейбол буенча турнир узды.

Турнирда дүрт хатын-кызлар һәм биш ир-егетләр командасы катнашты. Үзенең Ютазы авыл җирлегенең "Бердәм Россия" башлангыч партиясе тарафыннан оештырылган турнирда катнашучыларга сәламләү сүзендә партия оешмасы секретаре Камил Шагалиев Татарстанның волейбол Федерациясе Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветы секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның "Мин республиканың спорт тормышында волейбол лаеклы урын алсын өчен максималь көч салачакмын" дигән сүзләрен китерде.
Ярышлар югары дәрәҗәдә узды. Турнирның төп хөкемдары Ютазы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марсель Закиров булды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә командалар урыннары түбәндәгечә бүленде. Ир-егетләр командалары арасында Бөгелмә аграр көллияте командасы, Ютазы авылы 1 санлы филиалы (БАКЮ) (элекке 124 санлы һөнәри училище) лидерлык итте, икенче урынны Каразирек авылы җыелма командасы алды, өченче - Иске Урыссу авылы җыелма командасы. Хатын-кызлар командалары арасында пьедесталның беренче баскычына Ютазы мәктәбе командасы күтәрелде, икенче һәм өченче урыннарны Димтамак һәм Каразирек авыллары командалары алды. Командалар һәм ярышта катнашучылар "Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлекчәсеннән, "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубыннан грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде. Призлар турнирның иң яхшы уенчылары Ильяс Гәрәевка (1 санлы филиал - БАКЮ), Динара Гәрәевага (Ютазы урта мәктәбе) бирелде. "Иң тәҗрибәле уенчы" дип Камил Шагалиев табылды, "Иң актив уенчы" - Айнур Миңнуллин, "Иң яшь уенчы" - унөч яшьлек Анастасия Назарова.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Каразирек командасы вәкиле Айнур ярышларда катнашучыларга волейбол уены мастер-классы күрсәтте. Яшь булуына карамастан, оста волейболчы Татарстанның һәм Башкортстанның зур волейбол ярышларында катнаша, әлеге спорт төрендә һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнә. Ә Каразирек мәктәбенең физкультура укытучысы Таһир Мөхәммәтҗанов ярышларга призерлар булган ике команда әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев