Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ярышларда җиңүчеләр

    Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә спорт-бал биюләре буенча Төбәкара "Яңа йолдыз" турниры узды.

    Әлеге ярышларда үз яшь төркемнәрендә урыссулылар, "Пульсар" бию-спорт клубы тренеры Юрий Райх тәрбияләнүчеләре, Тимур Зарипов - Мария Борисова һәм Адель Якупов - Азалия Хафизовалар - "алтын" яулады. Алмаз Гыймаев - Алинә Атаханова пары "көмеш"кә ия булды. Үсмерләр шулай ук "соло" номинациясендә чыгыш ясады, биредә Алмаз һәм Алинә беренче урынны алды, Әнвәр Бикбулатов - өченче. Шуны билгеләп узарга кирәк, ансамбльдә дә яхшы бии торган балаларны Октябрьский шәһәрендә узган төрле тантаналарга чакыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: