Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Яшь биючеләр тагын үзләрен танытты

"Шанс" Бәләбәй спорт биюе клубында спорт бал биюләре буенча ярышлар узды.

БРның Бәләбәй районы хакимияте, Россия бию спорты берлеге, БР бию спорты федерациясе, Бәләбәй шәһәренең физик тәрбия һәм спорт буенча комитеты белән берлектә Россиянең "Бию спорты буенча Бәләбәй шәһәренең ачык кубогы" турнирын үткәрделәр. Әлеге ярышларда яшь Урыссу биючеләре тагын бер тапкыр үзләрен күрсәтте.
Биючеләр "БелЗАН" ААҖның спорт-сәламәтләндерү комплексында чыгыш ясады. Парлы биюләрдә үз яшь категорияләрендә Тимур Зарипов - Мария Борисова пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр, икенче урынны Алмаз Гыймаев - Алинә Атаханова алды, өченче урынны Энвер Бекбулатов - Елизавета Байгузина һәм Дмитрий Кошелев - Анна Кошелева пары бүлештеләр. "Соло" номинациясендә Энвер Бекбулатов һәм Адель Якупов уңышлы чыгыш ясадылар, алар үз яшь категорияләрендә "көмеш" призер булдылар. Безнең спортчылар педагог Юрий Райхта шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев