Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы чаңгычыларының уңышлы чыгышы

2018 ел ахырында безнең район чаңгычылары үз маяларын янәдән берничә медаль белән баеткан.

“Олимп” спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов кул астында шөгыльләнүче спортчылар Башкортстанның Октябрьский шәһәренең ачык беренчелегендә уңышлы чыгыш тоткан. Биш чакрым дистанциядә 21 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Әмир Әхмәтҗанов ирекле стильдә мактаулы беренче урынга лаек булса, Илмир Латыпов икенче урынга чыккан. Резеда Закирова исә 2005-2006 елгы кызлар арасында ике чакрым дистанциядән өченче булып килгән. Әмир Әхмәтҗанов Җәлил бистәсендә узган республика ярышларында да уңышка ирешкән. Ул ун чакрым араны ирекле стильдә узып, “бронза” медале белән бүләкләнгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев