Ютазы районында «КЭС-БАСКЕТ " мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы
Бүген «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында яшүсмерләр арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.
Җиңүче командалар район данын зона ярышларында яклаячак. Ә бүгенге нәтиҗәләр шундый: өченче урында-Урыссудагы 2 санлы мәктәп командасы, икенче урында-Урыссу гимназиясе һәм беренче урында-Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең егетләр командасы. «Иң кыйммәтле уенчы» дипломы белән Урыссудагы 3 санлы мәктәптән Алмаз Кубашев бүләкләнде. Чемпионат призерларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев