Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районының Еновка авылында чаңгы ярышлары узды

    Еновка - Акбаш авыл җирлеге составына керүче авыл. Анда халык күп түгел, шуңа да карамастан, биредә хезмәт сөючән, тырыш, бердәм яши.

    Узган атнада да алар бердәм булып чаңгыга бастылар. Ярышта "Еновка чаңгы юлы-2020" чаңгы ярышлары узды. Аларга Акбаш авылыннан балалар һәм өлкәннәр дә бик теләп кушылды. 

    Җиде яшьтән «Иң яшь катнашучы» номинациясендә финишка беренче булып Рузалин Синагатуллин һәм Роберт Батыров килде. Бераз өлкәнрәк балалар арасында финишка беренче булып Марсель Биктимиров, икенче-Артем Хәлиуллин, өченче-Рамазан Синагатуллин килде. Хатын - кызлар арасында беренче урынны Ләйсән Синагатуллина алды, икенче - Ольга Биктимирова һәм өченче-Раушания Инсапова. Ир – атлар арасында беренче урынны Зирәк Мифтахов алды, икенче-Станислав Филиппов һәм өченче-Шамил Инсапов. 

    Ярышлар турында тулырак мәгълүматны газетабыз битләрендә укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: